Нияз Халитов — архитектор, Эльмира Закирова — журналист |
|
|
|
Friday, 19 December 2014 | Hits : 11195 |
|
Нияз Хаҗи улы Халитов — татар архитекторы, архитектура фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.
Ул 1950 елның 19 декабрендә Татарстанның Казан шәһәрендә туа. Казан инженер-төзүчеләр институтын тәмамлап, инженер-архитектор белгечлеген ала. 1985 елда СССР Архитекторлар берлегенә кабул ителә.
Эльмира Закирова — татар журналисты, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ялкын» журналының баш мөхәррире.
Ул 1955 елның 19 декабрендә Татарстанның Актаныш районы Иске Байсар авылында укытучылар гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. 1978 елда ул «Ялкын» журналына эшкә килә. |
Back
|